news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Кичә Ирмәш бистәсе янында “УАЗ” машинасы “Форд Транзит” микроавтобусы белән кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Татарстанның Актаныш районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ирмәш бистәсе янында булган фаҗига турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына якшәмбе көнне, 18 мартта, төштән соң килгән.

Урында 103 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре “УАЗ” машинасы “Форд Транзит” микроавтобусы белән кара-каршы бәрелешүен ачыклаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике машина йөртүче һәм пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алган. “Форд”ның 39 яшьлек йөртүчесен һәм 36 яшьлек пассажирын, шулай ук “УАЗ”ның 53 яшьлек шоферын һәм 42 яшьлек юлдашын хастаханәгә озатканнар.

Ике машина да шактый җимерелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ут капмасын өчен, автомобильләрнең аккумуляторын сүндергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100