news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта җәйге спартакиадада җиңүчеләр ачыкланды

Мәктәп укучылары 6 төр аралыкка йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча көчләрен сынады.

Актанышта җәйге спартакиадада җиңүчеләр ачыкланды
Ләйсән Газизова

(Актаныш, 15 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары",  Ләйсән Газизова). 11 май көнне үзәк стадионда ТАССРның 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиада узды. Җиңүче командалар ачыкланды.

Мәктәп укучылары 6 төр аралыкка йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча көчләрен сынады. Һәр бәйге буенча нәтиҗәләр билгеле булганнан соң шәхси беренчелек җиңүчеләре ачыкланды.

Командаларга килгәндә, төп белем бирү мәктәпләре буенча Әтәс-1, Яңа Әлем-2, Күҗәкә-3, урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актанышның беренче мәктәбе 1 урынны, районның икенче мәктәбе 2 урынны, кадет-интернат мәктәбе 3 урынны алды.

Җиңүчеләрне пионерия көне уңаеннан КПРФның Актаныш районы җирле бүлекчәсе активы да котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100