Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта җыелган сөтнең бер литрына 16 сумнан да ким булмаган бәядән түләү бурычы куелган
Кайбер җирлекләрдә хәтта 14 сум 50 тиеннән хисап ясаган сөт җыючылар бар.
(Актаныш, 26 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рузилә Хәсәнова). Актанышта терлекчелек тармагы буенча февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләнгән бәяләр белән дә таныштырдылар, дип яза җирле басма.
– Февраль аенда шәхси сектордан җыелган сөтнең бер литрына 16 сумнан да ким булмаган бәядән исәп-хисап ясарга дигән бурыч куйган булсак та, кайбер җирлекләрдә хәтта 14 сум 50 тиеннән хисап ясаган сөт җыючылар бар. Сөткә бәяләр кимесә дә, ни өчен сөт сатучылар зыян күрергә тиеш? Бераз сөт җыючылар да үз кесәләренә азрак кергән акчалар белән килешергә тиешләр, – диде Илфак Бариев. – Март аеның ике атнасына җыелган сөтнең литрына 15 сумнан да ким булмаган исәп-хисап ясауга ирешү бурычы куябыз. Авыл җирлеге башлыклары, сез моны контрольдә тотарга тиешсез.
Кайбер авыл башлыклары сөт җыючылар безне тыңламый, дигән фикерләрен дә җиткерде. Бу очракта сөт җыюны башка кешеләргә тапшырачакбыз, дип басым ясады район җитәкчеләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз