news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлекле хуҗалык 100 000 сум премиягә ия булачак

Җәмгыятьләрдә механизаторлар белән тәэмин ителеш 100%ны тәшкил итә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар белән дә тоткарлыклар юк.

Актанышта язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлекле хуҗалык 100 000 сум премиягә ия булачак
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 4 апрель, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Актанышта язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлекле хуҗалыклар махсус премияләргә лаек булачак. Беренче урынга – 100 000 сум, икенче урынга – 75 000 сум, өченче урын алучы хуҗалык 50 000 сум күләмендәге акчалата премия белән хөрмәтләнәчәк. Бу турыда ирле басма хәбәр итә.

Бүген тракторлар, тагылма агрегатлар, авыл хуҗалыгы машиналары белән беррәттән, орлык сакланган амбарлар, агулау техникалары, ашханәләр дә, әзерлек дәрәҗәләренә карап, бәя алды.

Икегә бүленгән төркем, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев һәм район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров рәислегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, һәр хуҗалыкның техник базасын карап чыкты. Урыннарда аларны хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, экономистлар, механизаторлар, каршы алды.

Нигездә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Җәмгыятьләрдә механизаторлар белән тәэмин ителеш 100%ны тәшкил итә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар белән дә тоткарлыклар юк. Бүген аграрийлар авыл хуҗалыгы техникасын тулысынча комплектлаштыру белән мәшгүль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100