Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта яшәүчеләр «Җиңү диктанты» тарихи акциясенә кушылды
Акциядә 68 кеше үз белемен сынап карады.
(Актаныш, 29 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Бөтенроссия күләмендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган «Җиңү диктанты» тарихи акциясе узды. Аңа Актаныш районы да кушылып, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1нче урта мәктәбе, кадет интернат-мәктәбе базаларында югары сыйныф укучылары, укытучылар, җәмәгатьчелек активы үзләренең белемнәрен сынап карады.
Киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны күтәрү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылучы әлеге акция Россиядә өченче ел уздырылса, район аңа икенче тапкыр кушылды. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары аңа теләп кушылды. Бу диктантта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр, югары уку йортларына кергәндә тарих фәненнән аларның бердәм дәүләт имтиханнарына баллар өстәләчәк.
Акциядә катнашучылар тест формасында Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы 25 биремне чиште. Шул рәвешле Бөек Ватан сугышы елларындагы хәлләрне тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр.
«Быелгы акциягә укучылар аеруча теләп катнашты. 50 кеше катнашыр дип уйлаган идек, 68 кеше үз белемен сынап карады. Быел алдагы еллардан үзенчәлекле буларак, балаларны кызыктыра торган сертификатлары, ручкалары, календарьлары, значоклары да бар. Акция үзенә бер бәйрәм төсмере алды», — ди Актанышның 1 нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз