news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта яшәүче Кәшифә Фәхриева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хаев, Иске Айман җирлеге башлыгы Мулланур Кашапов котлап, изге теләкләрен җиткерде.

(Актаныш, 11 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Актанышта яшәүче Фәхриева Кәшифә Зарип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, дип яза районның "Актаныш таңнары" газетасы.

48 елга якын хезмәт стажына ия Кәшифә апа бүген улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә. Онык – оныкчыкларга бай дәү әни хәзерге тормышыннан бик канәгать. 

Актанышта бик күркәм традиция яшәп килә: 90 яше тулган райондашларыбызны котлап, аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фаил Камаевның күчтәнәчен тапшыралар. 

Юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хаев, Иске Айман җирлеге башлыгы Мулланур Кашапов котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot