news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта янгын вакытында бер олы кешене һәм өч баланы коткарганнар

Төтен баскан бинадан 43 кеше мөстәкыйль рәвештә чыгып китә алган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Актанышта күпфатирлы йортта чыккан янгыннан бер олы кешене һәм өч баланы коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез 11 сәгать 20 минутта Актанышта Тынычлык проспектындагы күпфатирлы йортта янгын чыгу турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килде. Урында 103нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре утның бинаның беренче катындагы фатирны каплап алуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр йортның икенче һәм өченче катларындагы фатир тәрәзәләреннән дүрт кешене (бер олы кешене һәм өч баланы) коткарганнар. 43 кеше бинадан мөстәкыйль рәвештә чыгып китә алган.

Төшкә таба янгын сүндерүчеләр янгынны локальләштерү һәм бетерү турында хәбәр иттеләр. Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot