news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта янгын чыгу очраклары кимегән

Ел башыннан район территориясендә 12 янгын чыгу очрагы теркәлгән,узган ел бу вакытка шундый 14 очрак булган.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Марат Арсланов). Актанышта янгын чыгу очраклары кимегән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Ел башыннан районыбыз территориясендә 12 янгын чыгу очрагы теркәлде, узган ел бу вакытка шундый 14 очрак булган. Саннар кимүгә таба кебек, ләкин тынычланырга һич ярамый.
 
Практикадан күренгәнчә, күп янгыннар яз һәм җәйге чорга туры килә. Соңгы вакытта һава торышы бик тотрыксыз, көннәр бик җилле. Андый көнне чыккан ут тиз арада зур мәйданга таралырга сәләтле. Шуңа күрә, гражданнардан җилле көннәрдә мунча ягуны яки утлы эшләр алып баруны кичектереп торуны сорала. 
 
Янгын күрше-тирәләр  мөлкәтенә дә зыян салырга бик мөмкин. 
 
Җәйге каникул чорында балалар катнашында янгын чыгу очраклары арта. Чөнки балалар үз иркендә, ата-аналар күзәтүеннән читтә калалар. Алар янгынның никадар зыян салырга сәләтле икәнен аңларга, белергә тиеш. Бу ата-анадан тора. Улларыгызны, кызларыгызны өйдә үзләрен генә калдырасы булса, өсләреннән бикләмәсәгез иде. Ул зур кайгылы хәлләргә китермәсен. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot