news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл башлыгына ат статуэткасы тапшырылган

"Мондый төр бүләк авыл башлыкларына беренче тапкыр бирелә", - диде Алмаз Нурлыев.

Актанышта яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл башлыгына ат статуэткасы тапшырылган
Лилия Бәхтиева

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Актаныш районында ай дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл башлыгына ат статуэткасы тапшырганнар. Бу хакта “Актаныш - туган ягым” группасын булдырган блогер Алмаз Нурлыев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Зур уңышлары өчен башта колхозларга, хәзер авыл җирлекләренә беренче тапкыр мондый төр бүләк бирелде. Кичә ат статуэткасын Иске Байсар авыл башлыгы Рәмис Кадыйровка тапшырдык”, - диде Алмаз Нурлыев.

“Актаныш районында айлык эш нәтиҗәләренә ай саен йомгак ясыйлар. Шуңа күрә һәрдаим җыелыш уздырыла. Мал саны, айлык сөт җитештерү саны күрсәткечләре югары булганга күрә, ат статуэткасы быел безнең авыл җирлегенә тапшырылды”, - диде Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров.

Аның сүзләренчә, ат статуэткасы күчмә кубок булып тора. Шуңа күрә башкалар өчен дә кызыксындыру чарасы булып тора. Статуэтка киләсе айда сөт, мал саны күрсәткечләре югары булган башка авыл җирлеге башлыгына тапшырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100