news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Яңа елга үзенчәлекле итеп бизәү бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов җиңүчеләргә киләсе елга чыршы уенчыклары алу өчен сертификатлар тапшырды.

(Актаныш, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы оешма-предприятие яннарын, авыл җирлекләрен Яңа елга матур, үзенчәлекле итеп бизәү буенча игълан ителгән бәйгедә оешма-предприятиеләр арасында “Газстройсервис” оешмасы – I, Актаныш технология техникумы – II, “ОЙЛЭКТ”(МНКТ) III урынга лаек булды.

“Иң үзенчәлекле бизәү” номинациясендә саклык банкы җиңү яулады. Авыл Җирлекләре арасында беренчелекне Киров авыл җирлеге алды. Икенче урынга – Татар Суыксуы, өченче урынга Актанышбаш авыл җирлеге лаек дип табылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов җиңүчеләргә киләсе елга елка бизәкләре һәм гирляндалар алу өчен сертификатлар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100