Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында иминлекне тәэмин итү буенча киңәштеләр
Утырыш барышында халык күпләп йөри торган куркыныч тудыручы социаль-мәдәни объектларны аеруча зур контрольгә алырга кирәклеге искәртелде.
(Актаныш, 22 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген район хакимияте залында, Татарстан Республикасы Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чаллы бүлеге хезмәткәре Петр Пестрев катнашында, террорга каршы көрәш комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында иминлекне тәэмин итү буенча киңәштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Утырыш барышында яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм үткәрү чорында халык күп була торган урыннарның, террорчылык куркынычы янаган объектларның террорга каршы сакланышы торышы һәм халык иминлеген тәэмин итү буенча планлаштырылган һәм башкарылачак чаралар хакында җаваплы затлар хисап тотты.
Россия эчке министрлыгының Актаныш районы бүлеге полиция начальнигы, майор Илнар Сафин район үзәгендәге объектларда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләр белән таныштырды. Ул, шулай ук, тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлек һәм кимчелекләргә дә тукталды.
Утырыш барышында халык күпләп йөри торган куркыныч тудыручы социаль-мәдәни объектларны аеруча зур контрольгә алырга кирәклегенә, белем бирү оешмаларында, капиталь ремонт барган һәм яңа төзелгән биналарга иминлек ягыннан контроль булсын өчен видеокүзәтүләр куелырга кирәклегенә, учреждениеләргә “куркынычсызлык” паспорты ясатырга кирәклеге хакында кат-кат искәртелде.
Киңәшмә ахырында мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, аеруча яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында, террорга каршы юнәлештә эшчәнлекне ныгытырга, пропускной режимны саклауны дәвам итәргә, һәр тармакта җаваплы хезмәткәрләрне билгеләргә дигән карарлар чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз