Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта ветеран балыкчылар бәйгесе узды
Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде.
(Актаныш, 24 июль, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Актанышта балыкчылар ярышын район ветераннары 2011 елдан уздырып килә. Бу ярышларның узасын җирле авыл ветераннары оешмалары һәм өлкәннәр алдан әзерләнеп көтеп алалар, дип яза җирле басма.
Мондый чарада катнашучылар саны 30дан артып китә. Ярышның урыны ел саен үзгәреп тора. Хәер, быелдан соң, мөгаен, Шәрип буасы бәйгенең даими үткәрү урынына әверелер, чөнки биредә ял итәр өчен дә, балык тотар өчен дә бөтен шартлар да тудырылган.
Өлкәннәр арасында балык тоту ярышы "Иң оста балыкчы" исеме астында үтә. Иң кызыгы, бүген кармак тотучылар арасында өлкән яшьтәге апалар да шактый иде. Ир-атларның борынына чиртте алар. Әллә көне шулай туры килде, әллә балыклар нәкъ менә хатын-кызларның кармагына ешрак эләкте – без биредә булганда, өстенлек гүзәл затларда булды кебек тоелды. Балыкчының юлдашы – бәхетле очрак дип юкка гына әйтмиләрдер шул.
Һәвәскәр балыкчылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар:
«Авырлыгы буенча иң күп балык тотучы». Ягъни, билгеле бер вакыт аралыгында тоткан балык махсус үлчәүләрдә, граммга кадәр төгәллек белән үлчәнә, кайсы ветеран ничә килограмм балык тоткан, шуңа карап урыннар билгеләнә (1-2-3 урыннар).
«Иң күп санлы балык тотучы»- тоткан балыкның саны исәпләнә.Кемдер ун, кемдер кырык балык тотарга мөмкин. Балык эләгү һава торышына бик нык бәйле. Бу номинациядә дә шулай ук өч урын каралган.
«Иң зур балык тотучы» - җиңүче тоткан балыкның авырлыгыннан чыгып билгеләнә.
«Иң өлкән балыкчы». Бу номинациядә дә махсус бүләк бирелә.
Өлкәннәрнең балык тотуын Шәрип буасының хуҗасы, шәхси эшмәкәр Марс Гардисламов та зур кызыксыну белән күзәтте. Узган ел бирегә җибәрелгән балыклар бүген инде буаның мактанычына әверелеп килә – эшнең нәтиҗәсе сөендерә.
Балык тотуны читтән күзәтергә яратучы өлкәннәребез исә балыкчыларга уха әзерләп, чәй кайнатып, алар өчен җан атып торды. Бердәмлек булган җирдә ямь дә, җыр-моң да, менә дигән ял да бар иде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз