Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта “Ватаным Татарстан” газетасы призына көрәш буенча турнир башланды
Җиңүчеләр иртәгә билгеле булачак.
(Актаныш, 14 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта “Ватаным Татарстан” газетасы призына көрәш буенча турнир башланды. Актаныш көрәшчеләрне шушы көннәрдә генә исемен үзгәрткән “Батыр” спорт сараена җыйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
400гә якын келәм батырын җанатарлары да ярыйсы ук “кыздырып” торды – залда алма төшәр урын да юк иде.
М.Җәлил истәлегенә гамәлләштерелгән көрәшнең ачылу тантанасында Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров, республиканың иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, журналистлар катнашты.
М.Җәлил турнирын районда уздыруны сорап алу – район башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы. “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы даныбыз бар. “Актаныш моңы” дигәнен әйтеп тә тормыйм. Минем теләгем – “Актаныш көрәшчесе” дигән исем-бренд та булырга тиеш”,- дип, бу уңайдан үз фикерен белдергән иде ул.
Бүген Актаныш бу турнирга ике командасын кертте – өмет шуларда. Җиңүчеләр иртәгә билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз