news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын кукмаралылар яулады

Кукмараның "Аргамак" командасы моңа лаек булуын раслады

  (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Кукмара районы инвалидлар җәмгыятенең "Аргамак" спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулады.

Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул - икенче. Валентина Борисова халыкара шашка уенында авыл уенчылары арасында өченче призлы урын яулады. Әле йөгерүдә катнашып, ГТО нормасын үтәргә дә өлгерде.

Чемпионнар командасы уңышына лаеклы өлеш кертүчеләр арасында Хәйдәр Гарипов, Дамир Галиәхмәтов, Николай Большов, Илгиз Әхмәдуллин, Тәлгать Хөсәеновлар, Азат Сабитовта бар, дип белдерә “Хезмәт даны” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot