Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта узган ел нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары арасында җиңүчеләр билгеле
База мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешкән “ Актанышның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”н җиңүче дип билгеләнде.
(Актаныш, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары арасында җиңүчеләр билгеле булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Татарстан Республикасы мәктәпләре арасындагы рейтингта беренче унлыкка кергән “Сәләтле балалар өчен гуманитар – гимназия интернат”ы диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Гарипова Рүзилә Ильдар кызы.
База мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешкән “ Актанышның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”н җиңүче дип билгеләнде һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Вахитов Ильшат Рафит улы.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Иске Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе” 1 дәрәҗә дипломга ия булды, җитәкчесе Әмиров Айзат Салихҗан улы. 2 дәрәҗә диплом “Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе”нә тапшырылды. Җитәкчесе Салахова Ильзида Сагидулла кызы. 3 дәрәҗә дипломга “Иске Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе” лаек булды. Җитәкчесе Салихов Васил Максут улы.
Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә еллык нәтиҗәләр буенча алты һәм кубрәк группалы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында җиңүче дип 6 нчы санлы балалар бакчасы билгеләнде. Җитәкчесе – Нургалиева Йолдыз Сәет кызы.
Өч группалы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында җиңүче исеме Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасына бирелде. Җитәкчесе Хузахметова Гөлназ Фирдәвис кызы.
Бер группалы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында әлеге статуска Чуракай балалар бакчасы лаек булды. Җитәкчесе –Ханнанова Вафира Фанил кызы.
Югарыда санап үтелгән белем һәм тәрбия бирү оешмаларына дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз