news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта унбер район катнашында зона семинары үтте

Белгечләр туфракны тирәнтен эшкәртүгә карашлары белән уртаклашты.

Актанышта унбер район катнашында зона семинары үтте

(Актаныш, 26 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Кичә Актаныш районының игенчелек тармагы унбер район вәкилләрен берләштергән зона семинарының үзәгенә әверелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Урып-җыю эшләрен, көзге культуралар чәчүне, туфракны төп эшкәртүне һәм орлык чәчүне оештыру" темасы астында оештырылган семинар-киңәшмә “Башак” ҖЧҖнең сорт сынау участогында башланып китеп, берьеллык культуралар җыйнап алынган басуда кыр техникасы күргәзмәсе белән тәмамланды.

Семинар башланганчы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов Актаныш районының басу-кырлары белән танышып чыгып, берничә урында игеннәрнең халәтен махсус каравын билгеләп үтте. Чараның ачылышында исә министр урынбасары катнашучыларга Актаныш җәмгыятьләрендәге уңышка игътибар юнәлтергә һәм мондый нәҗитәләргә ирешү юлларын ныклап өйрәнергә тәкъдим итте.

Энгель Нәвап улы зона семинары вәкилләрен районның, аеруча игенчелек һәм терлекчелек тармакларының, бүгенге торышы белән таныштырды. Ул авыл хуҗалыгы тармагын районның төп яшәү чыганагы дип атады. Башлык шулай ук Актанышның бүгенге көндә инвесторларсыз яшәүче район икәнен дә азсызыклады.

Бүгенге семинарның төп максаты булып исә тәҗрибә уртаклашу, игенчелек өлкәсендәге кимчелекле һәм уңай якларны ачыклау, аларны анализлау һәм шуның нигезендә 2020 елда югары уңыш алу өчен кулдан килгән барлык мөмкинлекләрне файдалану торды.

Киңәшмә барышында катнашучылар урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләрен тикшерделәр, техника күргәзмәсен карадылар. Биредә шулай ук партнерларның экспозицияләре тәкъдим ителде, белгечләр туфракны тирәнтен эшкәртүгә карашлары белән уртаклашты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100