Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта ун миллион сумнан артык үзсалым акчасы җыелган
Татарстан бюджеты Актаныш районына 41 981 200 сумлык ярдәм күрсәтә.
(Актаныш, 2 апрель, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Быел район буенча җыелган үзсалым акчасының күләме 10 495 300 сумны тәшкил итә. Республика тарафыннан арттырылып, ул 52 476 500 сумга әвереләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шимбә көнне район хакимияте бинасында үткән атналык киңәшмәдә бу саннарны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова әйтте. Быел да иң зур сумма урамара юлларны төзекләндерүгә тотылачак. 21 696 650 сум акча шушы нисбәткә бүленгән.
Икенче урында – төзекләндерү эшләре 11 890 500 сум үзара салым акчасы шушы юнәлештә тотылачак. Җирлекләрдә яшәүче халыкны сулы итү проблемасын да үзара салым акчасы хәл итәчәк дигән ныклы ышаныч бар. Су скважиналары бораулау, лицензия алу, су бирү объектларын коймалау эшләргә билгеләнгән сумма 9 894 850 сумны тәшкил итә.
Җирлекләрдә зиратларны тәртипкә китерү, гомумән, ритуаль хезмәтләрне башкару да быел макчатчан дәвам итәчәк. Моның өчен районда халыктан җыелган акчаның 6 миллион сумнан артыгы каралган.
2020 елда ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык олуг юбилеен каршы алачак. Бу уңайдан җирлекләрдәге һәйкәлләрне яңарту, булганнарын төзекләндерү эше хәзердән үк алып барыла. Быелгы үзсалым акчасының 1 миллион сумнан артыгы шушы максатка тәгаенләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз