news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта укучылар ясаган очкычлар һавага күтәрелде

Аның максаты – Актаныш районы укучыларын техник иҗатка, техник түгәрәкләргә тарту, авиамодельләштерү кебек заманча юнәлешне активлаштыру.

(Актаныш, 18 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актанышта үткән авиашоу кысаларында мәктәп укучылары арасындагы республикакүләм техник иҗат бәйгесе районда тәүге мәртәбә үтте, дип яза җирле басма.

Аның максаты – Актаныш районы укучыларын техник иҗатка, техник түгәрәкләргә тарту, авиамодельләштерү кебек заманча юнәлешне активлаштыру. Сер түгел, бүген бу юнәлеш Актанышта шактый “аксый”. Технология укытучылары гына төшендерә ала торган дөнья булып чыкмады ул техник иҗат... Шулай да Актанышта урнашкан Балалар иҗат үзәгендә нәкъ менә шушы өлкәгә караган түгәрәкләр гамәлдә соңгы елларда, шулай ук гимназия-интернат та робототехника юнәлешендәге эшчәнлеге белән сынатмый. Әмма республикакүләм бәйгеләрдә катнашып кайткан укучылар башка районнарның алдарак баруын һичшиксез сизә.

Балалар иҗат үзәгенең яңа җитәкчесе Илнур Хуҗин әлеге проблема белән якыннан таныш, чөнки беренче техник түгәрәкләр дә аның башлангычында старт алган иде районда. Бүген Илнур Таһир улы үзебездә булган күнекмәләрне камилләштерүне максат итеп куя. Район җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган авиашоу кысаларына республикакүләм техник иҗат бәйгесен кертеп җибәрү – аның идеясе.

Катнашучылар Татарстанның бик күп районнарыннан чакырылган булса да, бүгенге бәйгедә Саба, Ютазы, Чистай, Биектау, Чирмешән районының яшь техниклары гына катнашты. Алар кулдан ясалган ракетаны һава ярдәмендә ераклыкка очыру һәм очкычны вакытка, ераклыкка, төгәллеккә очыру буенча көч сынаштылар.

Махсус бүгенге чара өчен Актаныш районы мәктәпләре үзләренең техник иҗат күргәзмәләрен дә әзерләгән иде. Комиссия аларга да эчтәлеге, дизайны ягыннан бәя биреп, урыннар чыгарды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100