news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта тугыз пар берьюлы алтын туйларын билгеләп үтте

Тугыз кияү белән кәләш, бу юлы инде балалары, оныклары каршында, бер-берсенә яр булганнары, тигез бәхеттә яшәгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен юллады.

(Актаныш, 15 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). Актаныш районында ел саен ЗАГС бүлеге тарафыннан “Алтын парлар” барлана, аларны зурлап район күләмендә тантаналы кичә үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел ул “Ныклы гаилә” проекты кысаларында тормышка ашырылып, чарада гомер дәрьясын бергә кичкән 9 пар хөрмәтләнде. Тугыз кияү белән кәләш, бу юлы инде балалары, оныклары каршында, бер-берсенә яр булганнары, тигез бәхеттә яшәгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен юллады.

Бәхетле парларның барысы да матур гомер юлы узган, авыл халкына үрнәк яшәү рәвеше күрсәткән тырыш, уңган, иң мөхтәрәм кешеләр. Аларның янәшәсендә - балалары, оныклары, оныкчыклары. Һәммәсенең дә әйтер сүзе, котлавы, иксез-чиксез рәхмәтләре бар. Алтын парларыбызның һәммәсе дә гади җир кешеләре. Боларда нык, какшамас иман, корыч холык.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot