Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта терроризмга каршы эшчәнлекнең оештырылуына бәя бирелде
Актанышта "фаҗига булган урынга" иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр мәктәпкә узды.
(АКтаныш, 4 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). Актанышның беренче санлы мәктәбеннән “Киенү бүлмәсендә бомба шартлады, 9 укучы яраланды!”, - дигән сүзләрне кабул итеп алучы, мөгаен, бу хәлләр чынлыкта булса, бер мизгелгә каушап калыр иде. Әмма гражданнар оборонасы буенча укулар вакытында бу шалтырату терроризмга каршы өйрәнүләрнең башлангыч ноктасы иде, дип яза җирле басма.
Һәр елдагыча, Актанышның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге менә шулай көтмәгәндә, кинәт тикшерелде. Терроризмга каршы эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә оештырылуына бәя бирелде.
Оператив хезмәтләр бу юлы да сынатмады. Санаулы минутлар эчендә полиция вәкилләре ситуациянең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына төшенде һәм, алга таба шартлау куркынычы юклыгына инангач, оператив төркемгә сигнал бирде. Оператив төркемнең вакытлыча урнашу урыны итеп “Яшьлек” МҮ каршысындагы мәйдан билгеләнгән иде. Янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, газ, электр өчен җаваплы хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән машиналар, көчле сиреналар белән, мәктәпкә ашыкты. Бу вакытта, билгеле, мәктәп яны юлларында хәрәкәт тулысынча туктатылды. Шартлы рәвештә “шартлаган” мәктәптән укучылар да, укытучылар да иң беренче чиратта эвакуацияләнде. Алар махсус автобус белән икенче мәктәпкә озатылды.
Фаҗига булган урынга иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр мәктәпкә узды. Зыян күргән ике укучыны да нәкъ менә алар ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды.
Оператив төркем, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илфак Бариев белән берлектә, бомга “шартлаган урынны” карап чыкты.
Чара ахырында бүгенге өйрәнүләрдә катнашучылар катнашында башкарылган эшкә анализ ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз