news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта терлекчелек тармагының апрель ае нәтиҗәләренә йомгак ясадылар

Терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә акчалата премияләр тапшырылды.

Актанышта терлекчелек тармагының апрель ае нәтиҗәләренә йомгак ясадылар
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 18 май, "Татар-информ", "Актаныш танары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районының терлекчелек тармагындагы апрель ае күрсәткечләренә багышланган киңәшмә узды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, ветеринар табиблар катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Энгель Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды,хезмәтчәннәр айлык эшчәнлекләренә бәя алды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдаров хуҗалыкларның апрель ае эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, терлекчелек тармагын алга әйдәүчеләрне атады, кимчелекләргә тукталды.

Шушы көннәрдә район хуҗалыклары алларны җәйге лагерьларга күчерә башлады. Бу нисбәттән, 7 май көнне җитәкчелек җәйләүләрнең әзерлеген карап, аларга бәя бирде. Айдар Әнвәр улы нәтиҗәләрне йомгаклап, җиңүче бүлекчәләрне дә атады.

Беренче урын “Ташкын” хуҗалыгының Иске Байсар җәйләвенә бирелде. Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсе, өченче урында – “Нур” хуҗалыгының Уразай җәйләве.

 Апрель ае йомгаклары буенча, терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 61 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат бу юлы “Ташкын” хуҗалыгына юл алды.

Ай дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхси секторлардагы КФХлар, ярдәмче хуҗалыклар да район җитәкчелегенең премиясе белән хөрмәтләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100