Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды
Мондый җыеннар дәвамлы булачак, дип вәгъдә итә Татарстан Язучылар берлеге.
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Актанышта Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.
Казаннан Актанышка яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов, Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Алсу Сәлахова, Уфадан – Айбулат Сәсәнбаев, Ильяс Сагынбәк, Ислам Төхвәтуллин, Артур Габдуллин, Таңчулпан Рәсүл, Руслан Сөләйманов, Кристина Андреева-Книга, Олеся Әхмәдуллина, Гөлнара Хәлфетдинова килгән.
Шигъри җыенда Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Диләрә Әнвәрова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашкан.
Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башланып киткән, Актаныш үзәгендә урнашкан «Туган як» музеенда дәвам иткән. Ә шигъри җыен үзе Актаныш район мәдәният йортында узган.
«Гомер-гомергә Татарстан һәм Башкортстан язучылары аралашып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Без – ике тугандаш халык, телебез охшаш, динебез, җырларыбыз бер. Һәрчак дус, тату яшик, бергә булганда – без көчле», – дип, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләү сүзләре белән ачылган җыен.
«Бу матур очрашуның безнең Актанышта узуы, ике республика чигендә урнашкан, татар ягының да, башкорт ягының да моңын, аһәңен сеңдергән төбәгебез өчен зур дәрәҗә. Мондый очрашуларда мәхәббәт бөреләнеп, никахка илтсә, без Агыйдел буенда туйларыгызны уздырырга дә әзербез», – дигән үз чыгышында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Диләрә Әнвәрова.
Җыенны эстафета алмашып, яшь шагыйрьләргә тасвирламалар биреп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәшит Зәйнуллинн алып барган.
Мондый җыеннар дәвамлы булачак дип вәгъдә итә Татарстан Язучылар берлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз