news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булды

Фәрит Абделганиев шулай ук Ленин паркында булды, биредә ул яшь гвардиячеләр һәм Актанышның беренче мәктәп укучылары белән аралашты.

(Актаныш, 27 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген  Актанышка Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абделганиев килде. Ул, 1 апрельдән старт алган традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында, районда экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән танышты. Министрны район башлыгы Фаил Камаев каршы алды, дип яза район газетасы.

Фәрит Абделганиев шулай ук Ленин паркында булды, биредә ул яшь гвардиячеләр һәм Актанышның беренче мәктәп укучылары белән аралашты. Яшь гвардиячеләр исә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрикләп, районыбыз кунагының күкрәгенә Георгиев тасмасы тактылар. Ахырда министр райондашларыбыз белән күмәк фотога төште.

Сүз уңаеннан, билгеләнгән ике ай эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100