news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Татарстан язучылар берлеге рәисе 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте.

(Актаныш, 9 октябрь, "Татар-информ",  "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 7 октябрь көнне тумышы белән Актаныштан булган татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды, дип яза җирле басма.

Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Бүген аны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте.

Данил Салиховның юбилей кичәсе аның башкаруындагы "Олы юлның тузаны" дип исемләнгән җыр белән ачылды. Аның ихлас кичерешләрен чагылдырган җырны райондашлары әсәрләнеп тыңлады, башкаручыны кайнар алкышлады.

Юбилярның гомер юлы, иҗат киңлекләрен барлау белән үрелеп барган тантана эчтәлеге ягыннан бай, зәвыклы иде.

- Татар дөньясының бөтен якты йолдызлары бер залга җыйналган бик матур, иҗади, әһәмиятле чара бу, - дип башлады үз сүзен Актаныш район башлыгы Э.Н. Фәттахов, - безнең Актанышны үз исемегез, үз талантыгыз белән таныткан райондашларыбызның берсе Сез! Сезнең белән горурланабыз, Сезне чиксез хөрмәт итәбез, - дип, Энгель Нәвап улы Данил Салиховка үз бүләген һәм Актаныш чәкчәген тапшырды.

Данил Хәбибрахман улын Актаныш сәхнәсе түреннән якташ язучы-шагыйрьләр дә, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атаклы каләмдәшләре дә юбилее уңаеннан кайнар котлады.

Данил Салиховның иҗат кичәсе гөрләгән Актаныш сәхнәсе бу кичтә тамашачыны җырлатты да, елатты да. Залда утыручылар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Әлмәт дәүләт театрларының данлыклы артистлары аша Киров егете Данил Салиховның әсәрләре белән яшәде, аның эзеннән драматургның тормыш юлын барлады, шул рәвешле якташыбызның күркәм юбилеен бәйрәм итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100