Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта Татарстан чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә волейбол ярышы булды
Спортчының ун ел көткән улы аның вафатыннан соң туган.
(Актаныш, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышта Сигез тапкыр Татарстан чемпионы Рушат Гыйльмуллин истәлегенә төбәкара ачык волейбол ярышы узды. Турнир барышында Рушат турында якыннары хатирә-истәлекләре белән уртаклашты.
Спортның көче зур. Ныклы ихтыяр көченә ия Рушат Рәзиф улының физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнеп сау-сәламәт актив тормыш рәвеше алып баруы бүгенге балаларга, яшьләргә үрнәк булды.
«Рушатка спорт залны бер тапкыр йөгереп узу аңа авыр бирелә иде. Турникта бер тапкыр да тартыла алмаган малай спорт белән шөгыльләнеп үзеннән кеше ясады. 3 яшендә сукыр эчәгесе шартлап көч-хәл белән исән калган иде ул», — дип сөйләде Татарстанның атказанган спорт остасы, озак еллар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм туризм бүлеген җитәкләгән Фирдәвис Әхмәтов.
«Ул командадагы барлык уенчыны бәйләп торучы булды. Ул барлык проблеманы чишә белә торган егет иде. Гел хәбәрләшеп, сәламәтлекне сорашып торды. Мин үзем Рушаттан яшькә шактый зуррак. Шулай булса да Рушатның киңәшләренә һәрвакыт колак сала идек. Чөнки ул волейболны бөтен нечкәлекләренә кадәр тоемлап уйный белә иде», — Актанышның данлыклы волейбол командасы спортчысы Артур Имамов.
«Рушат һәрвакыт безнең күңелдә инде ул. 10 ел бик бәхетле яшәдек без аның белән. Тик бәбиебез булмады. Тиздән әти-әни булабыз дип йөргәндә Рушат безне калдырып китте. Улыбыз Арслан әтисе вафатыннан соң туды. Хәзер аңа 4 ай. Турнирда катнашучыларга, иганәчеләргә, бүләкләр әзерләүчеләргә зур рәхмәт, бу ярдәм үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын», — ди спортчының хәләл җәфете Лилия ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз