Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта “Татар Швейцариясе” брендын алмакчы булалар
Актанышта “Татар Швейцариясе” дип исемләнгән экскурсияләр оештырылачак.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Быел Актанышта “Татар Швейцариясе” дип исемләнгән экскурсияләр оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Актаныш Сабан туеның оештыручысы Булат Шәйхрәзиев хәбәр итте.
“Легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова әле үзе исән вакытта ук Актанышны “Татар Швейцариясе” дип әйткән булган. Чыннан да, Актанышны татарларның башкаласы дип атарга мөмкин, чөнки монда 99% татар халкы яши, хәтта башка төбәкләрдән күченеп килүче бүтән милләт кешеләре дә бер-ике елдан соң татар телендә сөйләшә башлый. Монда милли һәм мәдәни традицияләр сакланган. Мәсәлән, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар, ул Татарстан Республикасының иң яхшы ансамбльләре рәтендә тора. Районның һәр икенче яшәүчесе җырлый да, бии дә белә”, - диде Булат Шәйхрәзиев.
Актаныш Сабан туеның оештыручысы Булат Шәйхрәзиев сүзләренә караганда, кунакларга кунарга 200 кешелек урын бар. “Әгәр тагын да күбрәк кеше килсә, башка вариантлар да каралачак. Экскурсияләр Сабан туеннан соң да үткәреләчәк. Мәсәлән, июнь ахыры – июль ае башында бездә Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-конкурсы булачак һәм июль ае азагында “Татар гармуны” фестивале үткәреләчәк. Барлык өч чарага да кунакларны, туристларны көтеп калабыз”, - диде ул.
Булат Шәйхрәзиев фикеренчә, “Татар Швейцариясе” экскурсиясендә барлык шартлар да тудырылган: “Программада кызыклы чаралар, танылган артистлар катнашуы, салют булачак. Кунакларга ике номерлы кунакханәләр каралган, ашау ягына килгәндә, музыкаль бизәлеш белән милли татар кухнясы оештырылачак. Экскурсиянең бәясе 2000 сум, түләүгә юл чыгымы, кичке аш, төнге куну һәм иртәнге аш кергән”, - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз