Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта татар-башкорт милли көрәше үткәрелде
Турнирның максаты:яшь батырларны барлау, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак бәйгегә сайлап алу.
(Актаныш, 29 март ,"Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Егерме еллык тарихы булган муниципаль район башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше быел да Актаныш келәменә үз батырларын җыйды. 28 март көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексын 1998 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр "дер селкетте", дип яза җирле басма.
Турнирның максаты: көрәшче малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлау, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу.
Шунысы игътибарга лаек, быелгы турнирга Яхшый мәктәбеннән кала барлык белем бирү учреждениеләр дә үз командаларын тәкъдим итте. Актаныш келәмендә ике көн дәвамында барлыгы 134 батыр бил алышачак дигән сүз бу.
Яшүсмерләр ел да көтеп алган турнирның быелгысы бер минут тынлык белән башланып китте. Актанышлылар шул рәвешле Кемерово фаҗигасендә һәлак булган ватандашларны искә алды.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов үз чыгышында "мондый фаҗигаләр кабатланмасын, җаннарны яраларлык югалтулар булмасын",- дигән теләкләрен җиткерде.
Турнир ачылышына рәсми старт бирелгәнче, Энгель Нәвап улы көрәш буенча Татарстан, Россия күләмендә батыр калган егетләрне, призлы урын яулаган алыпларны, аларның остазларын тәбрик итеп, келәм батырларына рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Чараның рәсми өлешеннән соң татар-башкорт милли көрәше башланып китте. Ярышка укучыларның елдан-ел ныклырак әзерлек белән килүен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Быелгы турнирда үзләренең җиңәселәренә ышанып кереп, тиз генә көндәшен аркасына салучылар шактый күренде. Шулай булмый ни, көрәш бит ул "сыекларны" кабул итми, "келәм батыры" исемен дә батырлар келәмендә бил алышып кына яулап була, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз