Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта "Тәмле букет" күргәзмә-бәйге җиңүчеләре аталды
Мәгариф оешмалары арасында беренчелекне Актаныш технология техникумы яулады.
(Актаныш, 8 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта үткән Халыкара хатын-кызлар бәйрәме “Тәмле букет” дип исемләнгән күргәзмә-бәйге белән башланып китте. Мәдәният йортының фойесында райондагы җирлекләр, мәгариф учреждениеләре әзерләгән букетлар урын алган иде.
Махсус комиссия алар белән танышып чыккан соң урыннар билгеләде. Әлеге әкияти матурлык район башлыгы Энгель Фәттаховка да тәкъдим ителде.
Күргәзмә-бәйге җиңүчеләре исә бәйрәм сәхнәсеннән аталып, аларга чәчәк бәйләмнәре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Авыл җирлекләре арасында беренче урынга Такталачык лаек дип табылды. Икенче урында – Татар Ямалы авыл җирлеге. Җиңүче титулына исә Теләкәй авыл җирлегенең “Тәмле букеты” ия булды.
Мәгариф оешмалары арасында беренчелекне Актаныш технология техникумы яулады. Икенче урында – “Ромашка” балалар бакчасы, өченче урында – “Тылсым” башлангыч мәктәп-бакча коллективы.
Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Р.Ф.Галимҗанова тәбрикләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз