news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта тәүге тапкыр ЭКОфестиваль үтте

Ул парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында “Кече Ватан елы” уңаеннан оештырылды.

(Актаныш, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш үзәк китапханәсе ЭКО фестиваль уздырды. Ул парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында “Кече Ватан елы” уңаеннан оештырылды, дип яза җирле басма. 


Чара район мәдәният паркында башланып китте. Фестиваль кысаларында алдан оештырылган әдәби викторина, шигырь, матур гөлләр үстерүчегә, шифалы үләннәр күргәзмәсенә йомгак ясалды, җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә килгән һәркем шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйланды, саф һавада пешкән коймактан авыз итте.

Быел тәүге тапкыр оештырылучы ЭКО фестиваль райондашларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде. Киләсе елларда үзәк китапханә хезмәткәрләре бу чараны традициягә кертеп, актанышлыларны сөендерер дигән өметтә калабыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot