Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта сыйфатлы һәм арзан сөт сатып алу өчен чиратта торалар
Кибет күмәртәләп сату һәм сатучыларның саны буенча 1 ноябрьгә кадәр югарыда әйтелгән режимда эшләячәк.
(Актаныш, 26 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" Ләйсән Тимерова). Актанышта иртәнге якта яңа китерелгән сыйфатлы сөтне арзан хакка сатып алырга теләүче кешеләр чиратта шактый вакыт торуларыннан канәгать булмауларын әйттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров әлеге сату ноктасында булып, сатучылар белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты.
Элекке КБО бинасында урнашкан “Агросила Коммерция” Актаныш-3(Молоко) кибете – күмәртәләп сату кибете. Аның төп эшчәнлеге күмәртәләп сатып алучы сәүдә нокталары вәкилләренә товар җибәрү һәм сату. Район халкының сорау-гозерләрен искә алып, сатучылар аерым сатып алучыларга да сөт ризыкларын сата. Ләкин кибеткә товар китергән вакытта сатучылар көнлек сату өчен китерелгән сөт ризыкларын кабул итә һәм күмәртәләп сатып алучыларга җибәрә. Аерым сатып алучылар чиратта көтеп тора. Товар сату сатучыларның хезмәт вазифасында каралмаса да, алар халык белән тыгыз элемтәдә, аларның сорауларын канәгатьләндереп эшли. Сөт ризыклары аерым сатып алучыларга да җитәрлек күләмдә китерелә.
Кибет күмәртәләп сату һәм сатучыларның саны буенча 1 ноябрьгә кадәр югарыда әйтелгән режимда эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз