news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта спорт сөючеләр кышкы сезонны ачты

Зөбәер, Качкын мәктәбе командаларыннан тыш, 26 мәктәптән барлыгы 148 чаңгычы ярышты биредә.

(Актаныш, 17 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актанышта спорт сөючеләр кышкы сезонны ачты. 16 декабрь көнне Актаныш районы "Бүләк" чыңгы-роллер трассасында кышкы сезонны ачып, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Спорт чарасының ачылу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев катнашты.

Зөбәер, Качкын мәктәбе командаларыннан тыш, 26 мәктәптән барлыгы 148 чаңгычы ярышты биредә. Төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең спорт сөюче укучылары 8 төркемгә бүленеп, “иң җитез, оста чаңгычы” исеме өчен көрәштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100