news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта спартакиадада җиңүчеләргә җиңел машина бүләк ителде

2нче, 3нче урын алучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», “Актаныш таңнары”, Лилия Бәхтиева). 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә - Актаныштагы оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада узды, дип хәбәр итә җирле басма. 

Анда җиңүчегә җиңел машина бүләк ителде, дип яза “Актаныш таңнары”.

Мөгаен, бу кадәр күп катнашучыны җәлеп иткән быелгы спартакиада Актаныш тарихына аерым бер истәлекле дата булып кереп калыр. Билгеле, спортны үз иткән актанышлылар өчен мондый төр җыеннар яңалык түгел. Әмма бүгенге ярыш шактый үзенчәлекле булуы белән дә башкалардан аерылып торды. Ни  дисәк тә, һәр өч категория буенча призлы урын яулаган оешма-учреждениеләргә тапшырылган бүләкләр шактый саллы иде.

Узган атнада оештырылган җитәкчеләр спартакиадасында ук районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов гомуми спартакиадада 3нче урын ияләренә – кар чистарту техникасы, 2нче урынга – мини-трактор, 1нче урын яулаучыларга җиңел машина тапшырачагын вәгъдә итеп куйган иде.

Актанышлылар чаңгы шуды, кул көрәштерде, тимераякта узышты, “Дулкын” бассейнын иңләп-буйлап йөзде, гер күтәрде, ай дәвамында өстәл теннисы, хоккей, шахмат та уйнады. Милли көрәш буенча да осталыкларын күрсәтергә туры килде аларга, чана шуарга да өйрәнделәр.

Оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары һәрберсе “җиңәргә!” дигән максат белән көнозын спортта үз көчләрен сынады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100