Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта шахмат буенча республика беренчелеге старт алды
Актанышның үзеннән 11 команда сынашты.
(Актаныш, 15 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова ). Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта 14 апрель көнне авыл районнары һәм кече шәһәрләр командалары арасында VIII республика беренчелеге башланды. 4әр кешелек командалар көч сынашты бәйгедә. Мөслим, Минзәлә, Баулы, Әтнә, Сарман районнары, Алабуга шәһәреннән кече яшьтәгеләрдән (2006 елгы һәм кечерәкләр) - 14, зур яшьтәге балалардан (2001-2005 елгылар) 5 команда көч сынашты. Актанышның үзеннән - 11 команда.
Татарстан шахмат федерациясе башкарма җитәкчесе, гроссмейстер Илдар Ибраһимовның да бу турнирга килүе – сөенечле фал.
-Җәй көне Актанышта бәлки Татарстан республикасының команда чемпионатын оештырырбыз дигән ният бар. Шуңа күрә, мондагы структура, оештыру - әзерлек яклары белән танышу өчен килдем, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз