news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Шәймиев кубогына татар-башкорт милли көрәшенең юбилей турниры башланды

Актаныш келәмендә бил алышыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән 46 команда – 391 көрәшче килгән.

Актанышта Шәймиев кубогына татар-башкорт милли көрәшенең юбилей турниры башланды
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 26 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасындагы татар-башкорт милли көрәшенең юбилей турниры башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев кубогына оештырылып килүче турнир ике дистә ел эчендә көрәшчеләр арасында зур популярлык казануы белән дә дәрәҗәле. Анда 400гә якын спортчы катнаша.

Актаныш келәмендә бил алышыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән 46 команда – 391 көрәшче килгән. Актаныш үзе әлеге турнирга ике командасын тәкъдим итте. Алар ике көн дәвамында "Батыр" спорт комплексында җиңүчеләрне ачыклаячак.

Юбилей турнирын Актаныш районы югары әзерлектә, милли йөзебезне чагылдырган зур тантана белән башлап җибәрде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләп, әлеге турнирның Актаныш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын азсызыклады.

Тантанада Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясап, келәм батырларына көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның тәбрик сүзләрен ирештерде.

Анда Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100