news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта шәхси эшмәкәрләр мөһим мәсьәләләрне чишү юллары буенча фикер алыштылар

Урта һәм кече бизнес вәкилләренә "Тикшерелгән бизнес" электрон журналы хакында тулы мәгълүмат бирделәр.

Актанышта шәхси эшмәкәрләр мөһим мәсьәләләрне чишү юллары буенча фикер алыштылар
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 25 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). 23 августта хакимият бинасының утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә урта һәм кече бизнес вәкилләренең, шәхси эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр үткәреләме?" темасы астында оештырылган эшлекле очрашу барышында, гадәттәгечә, әлеге тармак вәкилләре өчен гаять мөһим мәсьәләләр күтәрелеп, аларны чишү юнәлешендә сөйләшүләр алып барылды.

Дәүләт органнары тарафыннан оештырылучы тикшерүләргә әзерлек, аларга куелган таләпләр хакында залда утыручыларга вәкаләтле вәкилләр аңлатып, эшмәкәрләр тарафыннан кергән сорауларга җаваплар бирелде.

Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева чарада катнашкан урта һәм кече бизнес вәкилләренә "Тикшерелгән бизнес" электрон журналы хакында тулы мәгълүмат бирде.

Чыннан да, бүгенге көндә “Тикшерелгән бизнес” интернет-ресурс – бу эшмәкәрләр өчен контроль-күзәтчелек өлкәсендә бик файдалы белемнәр базасы. Әлеге электрон журнал эшмәкәрләр өчен төп белемнәрне, республиканың тикшерү-күзәтү органнары турында мәгълүматны, файдалы видеороликларны, шулай ук бизнес вәкилләре тарафыннан хокук бозуның ешрак очрый торган очраклары һәм аларны бетерү чараларын чагылдырган белешмәлекне үз эченә туплый.

Әлеге ысулны дөрес кулланганда, ул эшкуарларга хакимият органнары вәкилләре белән ачык һәм тигез югарылыктан диалог алып барырга мөмкинлек бирә, мондый эшнең нәтиҗәләре эшкуарлар өчен санкцияләрнең кимүенә дә китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100