news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта сайлаучылар белән очрашулар башланды

Леронов Лемон Леронович залда утыручыларны үзе һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Актанышта сайлаучылар белән очрашулар башланды
aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/bu-moim-aktanyshta-saylauchylar-beln-ochrashular-bashlandy

(Актаныш, 23 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта “Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидат сайлаучылар белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Яшьлек” Мәдәният үзәгендә оештырылган чарада “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы буларак Леронов Лемон Леронович халык белән очрашты. Ул залда утыручыларны үзе һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Очрашуны Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100