news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклык тапшырдылар

Аеруча зур уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Актанышта сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклык тапшырдылар
Ләйсән Газизова

(Актаныш, 20 май ,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Ләйсән Газизова). 2018-2019 уку елы ахырына якынлашкан көннәрдә Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныфының 78 укучысына таныклык тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сәнгать мәктәбендә укучы 537 бала өчен  истәлекле  кичә булды. Вокал, хореография, рәсем һәм театр сәнгате белән тирәнтен шөгыльләнгән балалар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әти-әниләре алдында сынау тотты, остазлары белән ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте.

Мәдәният йортына килеп керүгә сәнгать мәктәбенең үзендә һәм аның авыллардагы 9 филиалында рәсем сәнгате буенча укучыларның иҗади эшләре-картиналар куелган иде. Кадет-интернат мәктәбенең тынлы, Аккүздәге халык уен кораллары ансамбле бәйрәмчә дәртле итеп халык һәм композитор әсәрләрен башкарды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районның мәдәният-сәнгать җитәкчеләре белән укучылар концертын карады, коллективка рәхмәтен белдерде. 2020 елда Казанда булачак Актаныш сәнгать осталары концертына мәктәп коллективының ныклы әзерлек белән килүен сорады.

Концерт ахырында ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров аеруча зур уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100