Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта сәләтле балаларның гуманитар гимназия-интернат алдынгылары хөрмәтләнде
Укуда, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә ирешкән сәләтлеләр, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән педагоглар бүләкләнде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Актаныш, 12 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 11 майда Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча "Уңышка юл" дип исемләнгән алдынгыларны хөрмәтләү тантанасын оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Район мәдәният йорты бу көнне сәләтлеләрнең укудагы уңышларын, дәрестән тыш вакытта тормышка ашырган проектларын, гомумән, аларның тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлеген тулысынча чагылдырган мәйданга әверелде.
Ел саен үткәрелеп килүче хөрмәтләү тантанасына, гадәттәгечә, күпсанлы дәрәҗәле кунаклар, район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, гимназиядә белем алучы укучыларның ата-аналары чакырулы иде.
Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимная-интернат педагоглары, укучылар,әти-әниләрне район башлыгы Энгель Фәттаховтан, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев, “Казан ачык талантлар университеты” оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов һ.б.тәбрикләде.
Укуда, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә ирешкән сәләтлеләр, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән педагоглар Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, бүләкләр белән хөрмәтләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз