news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең яңа бинасы төзеләчәк

Августта бу мәктәп файдалануга таршырылырга тиеш булачак.

 Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең яңа бинасы төзеләчәк
Салават Камалетдинов

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең яңа бинасы төзеләчәк. Бу хакта Актанышта фәнни-гамәли конференция ачылышында сәламләү чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте.

«Төп максатларыбызның берсе — төпле белем бирү, яңа технологияләргә өйрәтү. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия оешуга быел ун ел», — диде Энгель Фәттахов. Ул гимназиянең 2011 елда Президент Рөстәм Миңнеханов әмере белән барлыкка килгәнен искәртте. 

«Быел яңа бина салабыз. Күптән түгел генә хәл ителде. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гимназия 462 урынлык яңа бинага күчәчәк. Республика киңәшмәсе быел Актанышта узачак. Августта бу мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш булачак», — диде. 

Ул гимназиягә күрше районнардан, Оренбургтан да балалар килеп укыганын әйтте.

Бүген Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot