Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта үрнәк парларны хөрмәтләделәр
Үрнәк гаиләләргә «Мәхәббәт һәм Тугрылык» медале тапшырдылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Актаныш, 10 июль, «Татар-информ», «Актаныш», Ләйсән Газизова). Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә Актанышның 14 нче парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Әлеге бүләккә Түбән Яхшый авылында яшәүче Зөһрә һәм Мирас Сәлаховлар лаек булды. Быел аларның бергә яши башлауларына 44 ел тулган. Мирас абый авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җаваплы вазифалар башкарса, Зөһрә апа-авылның шәфкать туташы. Сәләховларның өч балалары да бу тормышта үз юлларын тапкан, оныклар бүләк иткән, диелә хәбәрдә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев Сәләховларга «Мәхәббәт һәм Тугрылык» медален тапшырды, әлеге парларны бүген гаиләләр еш таркала торган заманда яшьләргә уңай үрнәк дип билгеләп үтте.
Ленин паркының Пар балдаклар мәйданында уза торган бәйрәмгә бриллиант, алтын туйларын билгеләп үткән районның үрнәк гаиләләре дә чакырылган иде. Хәлимә һәм Шәйхиян Шәемовларның бергә тормыш итүләренә 2021 елда 60 ел тула. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Шәемовларны район башлыгының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләде, диелә район газетасы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз