news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта үрнәк гаилә парларына бүләкләр тапшырылачак

.

Актанышта үрнәк гаилә парларына бүләкләр тапшырылачак
Айдар Низамов

(Актаныш, 6 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен дә быел актанышлылар гаиләне символлаштырган шушы фонтан янында оештырырга ниятли. Нәкъ менә биредә Актанышның иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гомумән, районның ЗАГС бүлеге бәйрәм кичен күңелле сюрпризларга бай булачак дип вәгъдә итә. Алар арасында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче гаиләне тәбрикләү дә, быел районда теркәлгән 100нче нарасыйга - туу турында таныклык, яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшыру да бар.

Бәйрәм чарасы 8 июльдә 18.00 сәгатьтә Ленин паркында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot