news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта республикакүләм шахмат турниры үтте

Шәхси беренчелектә җиңү яулаган шахматчыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

(Актаныш, 17 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта 14 апрель көнне авыл районнары һәм кече шәһәрләр командалары арасында VIII республика беренчелеге башланды. 4әр кешелек командалар көч сынашты биредә - Мөслим, Минзәлә, Баулы, Әтнә, Сарман районнары, Алабуга шәһәреннән кече яшьтәгеләрдән (2006 елгы һәм кечерәкләр) - 14, зур яшьтәге балалардан (2001-2005 елгылар) 5 команда. Актанышның үзеннән - 11 команда.

Нәтиҗәләргә килгәндә, кечкенәләр төркемендә җиңүче команда исеменә Актаныш лаек булды, икенче урында – Баулы, өченче урында Сарман районының кечкенә шахматсөярләре.

Зур яшьтәге балалар арасында исә беренчелекне Баулы командасы яулады. Икенче, өченче урыннарны үзебезнекеләр бүлеште.

Шәхси беренчелектә җиңү яулаган шахматчыларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашкан район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов район шахмат федерациясе рәисе Фәрит Салиховны да рәхмәт хаты белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100