news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта республика турнирында иң яхшы көрәшчеләрне һәм тренерларны бүләкләделәр

Милли көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов район башлыгы Энгель Фәттаховка Рәхмәт хаты тапшырды.

Актанышта республика турнирында иң яхшы көрәшчеләрне һәм тренерларны бүләкләделәр
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 15 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган турниры ачылды. Иң яхшы көрәшчеләр, тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасында узган елга да нәтиҗәләр ясала.

Милли көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов район башлыгы Энгель Фәттаховка Рәхмәт хаты тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot