news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта Республика көненә “Чәчәк бәйрәме” уздырыла

Шунда ук кайнатмалар ярминкәсе дә үткәреләчәк

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). 30 август көнне Актанышның “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында “Чәчәк бәйрәме” үткәрелә. Биредә авыл җирлекләрендәге һәм район үзәгендәге оешма-предприятиеләрнең, шәхси йортларда яшәүчеләрнең чәчәклекләренең торышына нәтиҗә ясалып, урыннар билгеләнәчәк.

Шунда ук кайнатмалар ярминкәсе дә үткәрелә. Кич сәгать 7дә Республика көне уңаеннан концерт программасы тәкъдим ителә, дип игълан итте “Актаныш таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot