Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта районкүләм ифтар үтте
"Кол Шәриф" мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
(Актаныш, 9 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә, изге җомга кичендә, Актанышта районкүләм ифтар үтте. Районда беренче тапкыр мондый киң күләмдә оештырылган ифтарда йөзләгән кеше - районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр катнашты, дип яза җирле басма.
Дәрәҗәле кунакларга килгәндә, изге рамазан аеның 24 нче көнендә Актанышка махсус ифтар өчен ТР МДНнең дәгъват белгече – "Кол Шәриф" мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде. Аның белән беррәттән районкүләм ифтарда Төркиядән килгән Ариф хәзрәт тә катнашты.
"Кол Шәриф" мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
Районыбыз имам - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды.
Актаныш спорт комплексында исә ифтар ашы әзерләнгән иде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз