news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта районкүләм ифтар үткәрелгән

Мәҗлестә йөзләгән кеше катнашкан.

Актанышта районкүләм ифтар үткәрелгән
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 2 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 31 майда Актанышта районкүләм ифтар үтте. Мәҗлестә йөзләгән кеше катнашкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районда икенче тапкыр мондый киңкүләмле оештырылган ифтарда йөзләгән кеше – район башлыгы Энгель Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары - күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр катнашкан.

Дәрәҗәле кунакларга килгәндә, Изге Рамазан аеның 27 нче көнендә Актанышка махсус ифтар өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде. Ул актанышлылар белән аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.

Район имамы - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды. 

Актаныш спорт комплексында исә ифтар ашы әзерләнгән иде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100