news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта районкүләм ифтар көне билгеләнде

Ифтарда күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр һ.б. катнашачак.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). 8 июньдә, җомга кичендә, Актанышның үзәк стадионында районкүләм ифтар үтәчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр ите.

Ифтарда районның башкарма комитет җитәкчесе Э. Н. Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр һ.б. катнашачак.

"Биредә рамазан ае, зәкят, нисаб, фидия, фитыр сәдакасы, Ураза гаете һәм бәйрәм намазына кагылышлы сорауларга җаваплар бирелер, вәгазь-нәсыйхәтләр тыңланыр", диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot