news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта район мәгариф эшчәнлеген камилләштерү турында сөйләштеләр

Семинарның төп темасы, тәрбия юнәлешендә традицияләр сакланышы, һөнәри үсеш, татар телен укыту үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңлап, фикер алыштылар.

Актанышта район мәгариф эшчәнлеген камилләштерү турында сөйләштеләр
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш", Ләйсән Тимерова). Актаныш район мәгариф эшчәнлеген камилләштерүдә мәктәп директорлары белән берлектә узучы чираттагы киңәшмә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында семинар форматында узды. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

"Тулы көн мәктәбе шартларында укыту-тәрбия процессын оештыруда системалылык булдыру" дигән семинар барышында директорлар һәм балалар бакчалары мөдирләре "Гаделлек эзләп", "Яшь укытучы көндәлеге", "Заманча дәреснең уңыш формуласы", "Аргументлау күнекмәләрен һәм бәхәс этикетын үстерү чарасы буларак мәктәп дебатлары", "Бала күңеле - төпсез нигез" темалары буенча мастер-классларда булды.

З.Вәлиева, Ч.Шәрипова, Л.Әюпова, М.Гыйльметдинов, Л.Хөсәеновның эш тәҗрибәләре белән танышып, ачык дәресләрдә катнашты. Семинарның төп темасы, тәрбия юнәлешендә традицияләр сакланышы, һөнәри үсеш, татар телен укыту үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңлап, фикер алыштылар.

Семинар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә район мәгариф идарәсе оештырган дәүләт имтиханнарына укучыларны әзерләү буенча ачыктан-ачык сөйләшү белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100