news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта район башлыгының Чыршы бәйрәмендә уку алдынгылары бүләкләнде

Аларга район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән исемле символика һәм Яңа ел бүләге тапшырылды.

Актанышта район башлыгының Чыршы бәйрәмендә уку алдынгылары бүләкләнде
aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 28 декабрь, "Татар-информ"). 27 декабрьдә Актанышның укыту үзәгендә 100 уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән исемле символика һәм Яңа ел бүләге тапшырылды. Бу хакта Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен районның талантлы балалары – җырчы-биючеләр белән бергәләп әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot