news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта район башлыгы призына ике көн дәвам иткән көрәш турниры батырлары ачыкланды

Шәхси беренчелек яулаучыларга диплом, медаль һәм акчалата премияләр тапшырылды

Актанышта район башлыгы призына ике көн дәвам иткән көрәш турниры батырлары ачыкланды
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 29 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта район башлыгы призына ике көн дәвам иткән көрәш турниры тәмамланып, ул 14 үлчәм берәмлегендә келәм батырларын билгеләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, бүгенге җиңүчеләрне район җитәкчелеге белән беррәттән Россия Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә тәбрик итте.

Нәтиҗәләр буенча, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Татар Ямалы мәктәбе - I, Богады командасы - II, Иске Кормаш III урынны яулады.

Урта мәктәпләр арасында Пучы мәктәбе көрәшчеләре - I, Актанышның 1нче мәктәбе - II, Иске Кормаш мәктәбе III урында.

Җиңүче командалар диплом һәм кубоклар белән хөрмәтләнде. Шәхси беренчелек яулаучыларга диплом, медаль һәм акчалата премияләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot